15 май – Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы 11еннән 16 майга кадәр чаралар оештыра.
Башкортстанның бар шәһәр һәм районнарында гаилә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә белән бергәләп ял итүне оештыру, транспорт белән сак йөрүне кисәтү, ата-ана бурычлары турында тагын бер искә төшерүгә юнәлтелгән акцияләр оештырылачак.
Гаилә атналагы бүгеннән, 11 майдан, изге гамәлләрдән башлана. Ягъни ул балалар товарларын җыюга багышлана. Яңа, шулай ук кулланылган, әмма эшкә яраклы булган балалар мебеле, коляска, чаналар, велосипед һәм бүтән товарларны “Гаилә” үзәкләренә тапшырырга мөмкин. Бу акция май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Җыелган товарлар мохтаҗ гаиләләргә таратылачак. Министрлыкка караган “Гаилә” үзәкләренең адресларын Башкортстанның Гаилә порталында белергә була. Ә эре габаритлы товарны чыгару өчен 8-800-347-5000 номера аша заявка калдыра аласыз.
12 майда “Файдалы киңәшләр марафоны” үтәчәк. 8-800-347-5000 номерына шалтыратып, гаилә мәсьәләләренә кагылган сораулар бирергә мөмкин. Аларга тәҗрибәле психологлар җавап бирәчәк.
13 майда “Файдалы иртәнге аш” акциясе оештырыла. Табиб-диетолог Зөлфия Хәбибуллина үзенең гаиләсе белән тәмле һәм файдалы иртәнге аш әзерләп күрсәтәчәк.
14 май “Хәвефсез юл – бәхетле гаилә” республика акциясенә багышлана.
15 майда Гаилә көне бәйгесе оештырыла. Моның өчен гаилә белән төшкән фотосурәтне Инстаграмдагы шәхси битегезгә урнаштырырга һәм #Деньсемьи2021 хештыгын куярга кирәк. Җиңүчеләр ресторанга чакырылачак.
16 майда “АРТквадрат” территориясендә гаилә квиз-уены үтәчәк.
Гаилә атнасы күңелле һәм файдалы булыр дип фаразлый оештыручылар.
Әйткәндәй, ил җитәкчесе Влдаимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проекты гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, гаиләнең абруен үстерүгә юнәлтелгән.
Чыганак: mintrud.bashkortostan.ru