+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
17 Май 2021, 09:20

“Сәламәтлек көннәре”ннән читтә калмагыз!

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында 17-22 майда Башкортстанда “Халык сәламәтлеге көннәре” үтәчәк.Акциянең төп максаты — йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү һәм кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем очракларын киметү. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында 17-22 майда Башкортстанда “Халык сәламәтлеге көннәре” үтәчәк.
Акциянең төп максаты — йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү һәм кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем очракларын киметү.
“Халык сәламәтлеге көннәре” кысаларында күчмә үзәкләр табиблары халык сәламәтлеген тикшеренүне оештырачак. Кешеләрдә кан басымын үлчәү, тикшеренү үтү һәм белгечләр консультацясен алу мөмкинлеге булачак.
Моннан тыш, акция программасында бергәләп велосипедта йөрүләр, спорт чаралары, сәламәтлек дәресләре, балалар һәм үсмерләр сәламәтлеген тикшерү каралган.
Чара 21 майда Уфада Ленин исемендәге паркта тәмамланачак. 12-18 сәгатьләрдә бәйрәм оештырылачак.
Фото: kykyryzo.ru
Читайте нас: