Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада урманнарны саклау буенча күп чаралар күрелә.
Башкортстан Республикасы урман фонды территориясендә дәүләт урман патологиясе мониторингы нәтиҗәләре буенча 476 мең гектар мәйданда хәвефле күбәләк — парсыз ефәк корты таралу теркәлгән.
Шуларның 241,7 мең гектары Баймак, Зианчура, Зилаер, Кананикольский, Күгәрчен, Хәйбулла урманчылыклары территориясендә.
Бу бөҗәк, нигездә, каен, юкә, имән һәм башка агачларны зарарлый.
Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан зарарлы бөҗәкләрне юк итү өчен, химик һәм биологик препаратлар кулланып, урманнарны зарарлануны кисәтү чаралары үткәрелә.
Бу хакта тулырак: forest.bashkortostan.ru/presscenter/news/367085/
Фото: forest.bashkortostan.ru/presscenter/news/367085/