+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
19 Май 2021, 09:06

Стелага яңа урын сайлаячаклар

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков “Хезмәт фидакарьлеге шәһәре” стеласын урнаштыру урынының алыштырылачагы хакында хәбәр итте.Шәһәр халкы әлеге объектны урнаштыру өчен урынны Җиңү паркында сайлаган иде. Ләкин, шәһәр мэры әйтүенчә, стеланың зурлыгы һәм пропорцияләре моңа мөмкинлек бирми. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков “Хезмәт фидакарьлеге шәһәре” стеласын урнаштыру урынының алыштырылачагы хакында хәбәр итте.
Шәһәр халкы әлеге объектны урнаштыру өчен урынны Җиңү паркында сайлаган иде. Ләкин, шәһәр мэры әйтүенчә, стеланың зурлыгы һәм пропорцияләре моңа мөмкинлек бирми.
-Проект авторы өч башка урын тәкъдим итте, хәзер инде безгә уфалылар белән бергәләп урынны сайлап алырга кирәк булачак,- диде Сергей Греков.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “ Шәһәр мохите” милли проекты кысаларында Уфада шәһәрне төзекләндерү, һәйкәл һәм стелалар урнаштыру, аларны тәрбияләп тоту уңаеннан зур эш алып барыла. Яңа стела да киләчәктә шәһәребезнең хезмәт батырлыгын данлап торучы, халыкны үзенә җәлеп итүче күркәм урынга әверелер дип ышанабыз.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: