+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
19 Май 2021, 09:13

“Яңа моң” нәтиҗәләр ясый һәм эшен дәвам итәргә җыена

Проект БСТ телеканалы эфирында шимбә көннәрендә барды. БСТда 10 чыгарылыш, ике кастинг, 8 шоу, 17 катнашучы – проектның саннары әнә шундый.Яшь талантлар өчен оештырылган бу телешоуның җитәкчесе – БР атказанган артисты, БР Башлыгының мәдәниятне үстерү һәм яшьләр сәясәте буенча киңәшчесе Радик Юльякшин (Элвин Грей). Аннан тыш, жюриның даими әгъзалары булып Беренче каналда “Йолдызлар фабрикасы” проекты оештыручысы Лина Арифуллина һәм билгеле җырчы Гөлназ Асаева торды. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Проект БСТ телеканалы эфирында шимбә көннәрендә барды. БСТда 10 чыгарылыш, ике кастинг, 8 шоу, 17 катнашучы – проектның саннары әнә шундый.
Яшь талантлар өчен оештырылган бу телешоуның җитәкчесе – БР атказанган артисты, БР Башлыгының мәдәниятне үстерү һәм яшьләр сәясәте буенча киңәшчесе Радик Юльякшин (Элвин Грей). Аннан тыш, жюриның даими әгъзалары булып Беренче каналда “Йолдызлар фабрикасы” проекты оештыручысы Лина Арифуллина һәм билгеле җырчы Гөлназ Асаева торды. Проектта катнашырга теләк белдереп, иң баштан ук 7 илдән 5 мең кеше гариза җибәрде. Конкурс зур оешканлык белән, югары дәрәҗәдә үтте. Проект Башкортстан Республикасы Башлыгы грантын отты.
Тамашачылар проект барышында үзләренә ошаган җырчы өчен бик актив тавыш бирделәр. Нәтиҗәдә, кискен ярышларда уфалы Искәндәр Сөләймәнов җиңүче дип табылды. Аңа 1 миллион сумлык сертификат тапшырылды.
Үткән атнада конкурсны оештыручылар, жюри әгъзалары һәм финалистлар белән БР Башлыгы Радий Хәбиров очрашты һәм бу проектны дәвам итүдә мәгънә бар дип белдерде.
Башкортстанда “Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру буенча зур эшләр алып барыла. “Яңа моң” конкурсы оештырылу – моңа ачык мисал.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: