+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 Май 2021, 08:50

Безнең студентлар җиңүгә омтыла!

Башкортстан студентлары бу көннәрдә “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Социаль активлык” федераль проекты кысаларында үткәрелә торган “Русия студентлар язы” XXIX Ботенрусия фестивале финалында катнаша. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан студентлары бу көннәрдә “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Социаль активлык” федераль проекты кысаларында үткәрелә торган “Русия студентлар язы” XXIX Ботенрусия фестивале финалында катнаша.

Проект “Русия – мөмкинлекләр иле” платформасы кысаларында Русия яшьләр берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Финал 15 майдан 20 майга кадәр Түбән Новгородта уза. Чарада илнең 75 төбәгеннән 3500 студент катнаша.

Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, анда Башкортстан данын 82 студент яклаячак. Алар — Башкорт дәүләт университеты, Уфа дәүләт нефть техник университеты, Уфа дәүләт авиация техник университеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты, Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты студентлары.

Башкортстан делегациясе җитәкчесе Кристина Першукова сөйләвенчә, фестивальдә катнашучылар үзләренең номерларын барлык 11 юнәлештә дә күрсәтәчәкләр. Аның сүзләренә караганда, студентларның яртысыннан күбрәге Бөтенрусия фестиваленә беренче тапкыр килгән.

"Студентлар язына, төбәктә эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, катнашучылар кыска вакыт эчендә, нибары ай ярымга якын әзерләнделәр. Яңа форматларга һәм юнәлешләргә, шулай ук һәр елны шаккатырырга кирәк булган яңа төбәк программасына әзерләнү иң авыры булды, — ди Кристина Першукова. — Безнең студентларның планы — бу яз аларның йөрәкләрендә гомер буе саклансын өчен тырышу. Һәм, әлбәттә инде, алар җиңүгә омтыла!”

Агымдагы елда фестиваль Русия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елын үткәрү кысаларында Президент Владимир Путинның 2020 елның 25 декабрендәге указы нигезендә үткәрелә. Фән һәм технологияләр елы кысаларында фестиваль программасына тагын бер яңа юнәлеш – “Фәнни слэм” кертелгән иде.

Фото: mgazeta.com
Читайте нас: