+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
20 Май 2021, 09:19

Тукай рухы шат булгандыр

Быел татар халкы яраткан шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгын билгеләп үтә.«Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Киләчәк укытучысы» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында 26 апрель көнне Федоровка авылының 1нче мәктәбе укучылары командасы «Габдулла Тукай һәм әдәби Башкортостан» дигән квестта катнашты. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Быел татар халкы яраткан шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгын билгеләп үтә.

«Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Киләчәк укытучысы» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында 26 апрель көнне Федоровка авылының 1нче мәктәбе укучылары командасы «Габдулла Тукай һәм әдәби Башкортостан» дигән квестта катнашты.

Чара Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы базасында узды.

Бәйрәмне ачу тантанасыннан соң укучылар конкурс биремнәрен үтәде. Ярыш ахырында Федоровка районы командасына белемнәре, тапкырлыклары, иҗади якын килүләре һәм квестта бердәмлек күрсәткән өчен Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Балалар бик күп уңай эмоцияләр алды.

Фото: Лилия Исәнгулова.
Читайте нас: