+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
21 Май 2021, 09:15

Тавыш бир - отарсың!

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында 2022 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында 2022 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә.

Билгеле булуынча, тавыш бирү агымдагы елның 30 маена кадәр 2.gorodsreda.ru платформасында дәвам итәчәк. Тавыш бирүдә Русиянең 14 яшьтән өлкәнрәк һәр гражданы катнашырга хокуклы: ул тәкъдим ителгән территорияләрнең берсе, яки инде сайлап алынган урынның дизайн-проекты өчен үз тавышын бирә ала.

"Дәүләт хезмәтләре" порталында хисап язмасы яисә телефон номеры ярдәмендә тавыш бирергә мөмкин булачак. Әгәр авторизациягә кагылышлы проблемаларыгыз булса, сез волонтерларга мөрәҗәгать итә аласыз. Алар җәмәгать урыннарында мәгълүмати нокталарда эшли.

154 ноктадагы 1540 волонтер республика халкына «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проекты кысаларында төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирергә ярдәм итә. Проект волонтерларының махсус кушымтасы бар. Моның өчен телефон номеры гына кирәк булачак. Волонтерлар ярдәмендә тавыш бирергә мөмкин булган адресларны шәһәр һәм район хакимиятендә ачыкларга мөмкин.

Хөрмәтле башкортстанлылар! Тавыш бирүдә катнашыгыз һәм шәһәр скверларын, мәйданнарны һәм торак бистәләренең төзекләндергәннән соң ничек күренәчәген үзегез хәл итегез! Иң күп тавыш җыйган объектлар киләсе елга төзекләндерү өчен территорияләрнең адреслы исемлегенә кертеләчәк.

Әгәр без актив яшәргә һәм ял итәргә телибез икән, хәзер тавыш бирергә һәм соңыннан фикер алышуларда катнашырга кирәк. Без барыбыз бергә, чыннан да, уңайлы шәһәр мохите булдырачакбыз.

Дуслар! Тавыш бирүдә бердәм катнашыйк!

Фото: kir-nsk.ru
Читайте нас: