+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 Май 2021, 09:27

Уфаның 450 еллыгы ничек үтәр?

Бу Уфаның 450 еллыгын билгеләү буенча оештыру комитеты утырышы. Беренче чиратта шәһәр урамнарын, ихаталарын, парк, скверларын тәртипкә китерергә телибез. Без моның белән шөгыльләнәбез, уфалылар моны күрәдер инде дип уйлыйм. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Бу Уфаның 450 еллыгын билгеләү буенча оештыру комитеты утырышы.
Беренче чиратта шәһәр урамнарын, ихаталарын, парк, скверларын тәртипкә китерергә телибез. Без моның белән шөгыльләнәбез, уфалылар моны күрәдер инде дип уйлыйм. Моннан тыш, Дәүләт циркын, Курчак театрын (объектны Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган Мәдәният” милли проекты кысаларында реконструкцияләү планлаштырыла), Рус драма театрын ремонтларга җыенабыз. Октябрь революциясе урамын да тәртипкә китерәчәкбез. Волейбол һәм көрәш сарайлары төзиячәкбез. Алексей Логвинович Оверчукка һәм Русия хөкүмәтенә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Без федераль органнар белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, һәм 2024 елда башкалабыз нинди булачагын төгәл күрәбез”, – дип язган Радий Хәбиров үзенең “ВКонтакте” челтәрендә.
Читайте нас: