+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
24 Май 2021, 09:23

Экспортка эшләрлек куәтләре бар

"Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү" милли проекты кысаларында "Ашыгыч экспорт ярдәме" Мишкә районында булды.Очрашу барышында Мишкә районының экспорт потенциалы һәм эшкуарлык инициативаларының тотрыклы үсеше мәсьәләләре каралды. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

"Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү" милли проекты кысаларында "Ашыгыч экспорт ярдәме" Мишкә районында булды.
Очрашу барышында Мишкә районының экспорт потенциалы һәм эшкуарлык инициативаларының тотрыклы үсеше мәсьәләләре каралды. Соңыннан кунаклар районның экспорт юнәлешле оешмаларында: "Профлес", Кштаев С,Ш. һәм Хаҗиева В.В. крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар.
"Профлес" предприятиесендә делегатлар директор Гыйльметдинов И.Ф. белән агачтан ясалган изделиеләр, шул исәптә транспорт паллетларын һәм ягулык брикетларын таможня союзы илләренә экспортлау сорауларын тикшерделәр.
Кштаев С.Ш. КФХсында кунаклар сөт һәм ит җитештерү белән таныштылар, шулай ук экспорт потенциалын, ит һәм сөт сатуның ихтимал булган юлларын бәяләделәр.
Хаҗиева В.В. КФХсында умарталыкта булдылар. 200 умартадан торган умарталыкта өр-яңа технологияләр һәм корылмалар файдаланып эшлиләр. Кунаклар умарталыкның экспорт юнәлешле предприятие, шулай ук агро- һәм экотуризм ноктасы була алуын билгеләделәр.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/
Читайте нас: