+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2021, 09:17

360 меңнән артык актив граждан тавыш бирде

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә видеоселектор киңәшмәсендә 2022 елда төзекләндерү буенча иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре каралды. Бүгенге көнгә билгеле булганча, тавыш бирүдә 369 меңгә якын кеше катнашкан. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә видеоселектор киңәшмәсендә 2022 елда төзекләндерү буенча иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре каралды. Бүгенге көнгә билгеле булганча, тавыш бирүдә 369 меңгә якын кеше катнашкан.
Андрей Назаров республиканың һәр кешесенең тавыш бирүдә актив катнашуының мөһимлеген билгеләп үтте.
- Без төбәгебез кешеләр өчен яшәү күзлегеннән караганда иң уңайлыларның берсе булсын өчен системалы эш алып барабыз. Безнең территорияләр уңайлырак, кызыклырак булсын өчен тавыш бирергә кирәк! Безне нинди мохит чолгап алачак һәм бу киңлекне ничек нәтиҗәле оештыра алачакбыз - бүген шул хәл ителә, - дип ассызыклады Премьер-министр.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 26 апрельдә 2.gorodsreda.ru бердәм Гомумрусия платформасында старт алды һәм 30 майга кадәр дәвам итәчәк. «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы кысаларында гражданнарның тәкъдимнәрен җыю уздырыла. Башкортстаннан Гомумрусия платформасында 149 объект тәкъдим ителгән. Кайбер шәһәрләрдә һәм районнарда элек сайланган территорияләрне төзекләндерүнең дизайн-проектларын сайлыйлар, башкаларында киләсе елда төзекләндерелергә тиешле территорияләрне сайлау өчен тавыш бирәләр.
Фото pravitelstvorb.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Читайте нас: