+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2021, 09:20

Өч-дүрт елдан юллар тагын да яхшырачак!

Башкортстанда юлларны төзекләндерү буенча җитди эш җәелдерелгән. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә."Бу сезонда без юл тармагына бик җитди суммалар салабыз, - дип яза ул. - Башкортстанның юл фонды күләме 26 миллиард 665 миллион сум тәшкил итәчәк, шул исәптән 7,3 миллиард сум – федераль бюджеттан. Шул ук вакытта республика юллар озынлыгы буенча Русиядә икенче урында тора, бездә алар 48 998,9 километр. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанда юлларны төзекләндерү буенча җитди эш җәелдерелгән. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

"Бу сезонда без юл тармагына бик җитди суммалар салабыз, - дип яза ул. - Башкортстанның юл фонды күләме 26 миллиард 665 миллион сум тәшкил итәчәк, шул исәптән 7,3 миллиард сум – федераль бюджеттан. Шул ук вакытта республика юллар озынлыгы буенча Русиядә икенче урында тора, бездә алар 48 998,9 километр.

Бу сезонда без 28,2 километр автомобиль юлы төзергә һәм реконструкцияләргә, гомум озынлыгы 2 километр булган 34 күпер һәм 950 километр юл челтәре, шул исәптән 215 километр торак пунктларга керү юллары ремонтларга планлаштырабыз.

Без муниципалитетара эре объектларны ремонтлыйбыз, алар: Благовещен - Павловка, Сермән - Амангилде - Баймак һәм Уфа - Бөре - Яңавыл юллары. Юлларда иминлек өчен 56 километр җәяүлеләр юлы төзекләндереләчәк, 83 километр юл яктыртылачак, 235 светофор, шулай ук җәяүлеләр өчен киртәләр куелачак. Юл билгеләре кую темпларын арттырабыз. Бездә алар җитми, быел алар 20 меңгә җитәчәк.

Уфага - аерым игътибар. Башкалабызның 450 еллыгына әзерлек кысаларында төп юлларны тәртипкә китерәчәкбез. Көзен Агыйдел елгасы аша 688 метр озынлыктагы яңа күпер сала башлаячакбыз, 8 Март һәм Комсомол урамнарын реконструкцияләүне төгәлләячәкбез. Ибраһимов бульварында эшләр тулы куәтенә бара.

Төп эшләребез 3-4 елга сузылыр, күрәсең. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» һәм «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль программаларында актив катнашабыз. Республика программалары да бар. Юллар яхшы булуы бик мөһим, бу, беренче чиратта, хәвефсезлеккә кагыла. Барыгызга да иминлек телим!"

Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас: