+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2021, 09:19

Тарихи урыннар яңартыла

Башкортстанның 12 шәһәре һәм авылы төзекләндерү өчен 100 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин.Башкортстанның 12 торак пункты Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында җиңүгә дәгъва итте. Болар - Агыйдел, Бәләбәй, Бөре, Дүртөйле, Кумертау, Межгорье, Мәләвез, Яңавыл һәм Туймазы шәһәрләре, шулай ук Стәрлетамак (шәһәрнең тарихи үзәге) , Верхотор һәм Кушнаренко авыллары. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанның 12 шәһәре һәм авылы төзекләндерү өчен 100 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Башкортстанның 12 торак пункты Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында җиңүгә дәгъва итте. Болар - Агыйдел, Бәләбәй, Бөре, Дүртөйле, Кумертау, Межгорье, Мәләвез, Яңавыл һәм Туймазы шәһәрләре, шулай ук Стәрлетамак (шәһәрнең тарихи үзәге) , Верхотор һәм Кушнаренко авыллары.

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә торган конкурс шартлары буенча, анда федераль, төбәк тарихи урыннары һәм халык саны 100 меңгә кадәр булган шәһәрләр катнаша ала. 2021 елдан махсус комиссия элекке кебек 80 түгел, ә 160 җиңүчене сайлап алачак. Конкурсның премиаль фонды ике тапкыр арттырылган – 5 миллиард сумнан 10 миллиард сумга кадәр җиткән. Җиңүчеләр уңайлы иҗтимагый урыннар булдыру проектын гамәлгә ашыру өчен 30 миллионнан 100 миллион сумга кадәр грант ала.

Кушнаренко авылы конкурска Топорниннар утары тирәсендәге территорияне төзекләндерү проектын тәкъдим итәчәк. Бу - мәдәни мирас объекты, аның янында вакыйгалар мәйданчыгы оештырырга, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен урыннар, уен мәйданчыгы һәм башка зоналар булдырырга планлаштыралар.

Инде икенче тапкыр конкурска Бәләбәй шәһәре бирә. "Төрмә замогы кварталы" концепциясе Иске шәһәр һәм якын-тирә территорияне реконструкцияләүне күздә тота. Проект авторларының максаты - патша Русиясендә Себер трактында урнашкан тарихи Иске шәһәр кварталын төзекләндерү .

Башкортстан Республикасы кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенрусия конкурсында 2019 елдан бирле катнаша. Бу вакыт эчендә анда 16 шәһәр һәм тарихи җирлек җиңүче булды. Бөре, Бләбәй һәм Ишембайда проектларны тормышка ашыру төгәлләнде инде. Агыйдел, Мәләвез, Дүртөйле, Яңавыл һәм Николо-Березовкада эшләрне быел тәмамларга планлаштыралар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык җиңүче проектлар башка төзекләндерү проектларыннан комплекслы эш итү, инвесиция программалырана таянуы белән аерылып тора. Федераль финанслау ярдәмендә барлыкка килә торган иҗтимагый киңлекләр урындагы халык өчен үсеш ноктасына әйләнә.

«Агыйдел дулкыны» проектында җәяүлеләр киңлекләренең өзлексез челтәрен булдыруга зур игътибар бирелә, бу исә Агиделне республикада иң алга киткән җәяүлеләр хәрәкәте булган шәһәр итәчәк. Яңавылдагы «Башкортстанның төньяк капкалары» проекты вокзалдан алып Чыршы мәйданына кадәр җәмәгать пространстволарының бердәм системасын булдыруны күздә тота. Николай Березовканың «Өйгә кайту» тарихи ансамбле проекты исә берничә төбәк - Башкортстан, Удмуртия, Пермь крае һәм Татарстан чикләре тоташкан урында урнашкан торак пунктның бай туристлык потенциалын үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Конкурска гаризалар 2021 елның 31 маена кадәр кабул ителә.
Конкурс нәтиҗәләре 1 сентябрьгә кадәр билгеле булачак.

Фото: prousadbi.ru
Читайте нас: