+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2021, 09:28

Уфа районында биш “Үсеш ноктасы” ачыла

Яңа үзәкләр укучыларны 1 сентябрьдән кабул итәчәк.Башкортстанның Уфа районында агымдагы елда Нижегородка, Дорогино, Чесноковка, Йоматау һәм Кызыл Яр авылларының гомуми белем бирү мәктәпләре базасында табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге биш “Үсеш ноктасы” үзәкләре төзеләчәк. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Яңа үзәкләр укучыларны 1 сентябрьдән кабул итәчәк.

Башкортстанның Уфа районында агымдагы елда Нижегородка, Дорогино, Чесноковка, Йоматау һәм Кызыл Яр авылларының гомуми белем бирү мәктәпләре базасында табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге биш “Үсеш ноктасы” үзәкләре төзеләчәк.
Мәгариф һәм фән министрлыгы белдерүенчә, бу үзәкләр Владимир Путинның май указы белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектына кергән “Заманча мәктәп” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла. Белгечләр аңлатуынча, 2019 һәм 2020 елларда барлыкка килгән “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре санлы һәм гуманитар профильләр юнәлешен гамәлгә ашыралар, ә быел, концепция үзгәрүгә бәйле рәвештә, үзәкләр табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен булдырылачак.
Республика белем бирү ведомствосында “Үсеш ноктасы” үзәкләре гомуми белем бирү учреждениеләренең структур бүлекчәләре буларак оештырыла, дип ассызыкладылар. Һәр “Үсеш ноктасы" бердәм стильдә бизәлгән һәм заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Ә барлык укыту һәм тәрбия чаралары —табигый-фәнни юнәлештәге предметларны, курсларны, дисциплиналарны (модульләрне) һәм төрле гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда, шул исәптән “Физика”, “Химия” һәм “Биология” уку фәннәрен тирәнтен өйрәнү өчен зур ярдәм. Чөнки бу учреждениеләр яңа җиһазлар — санлы уку лабораторияләре, практик һәм лаборатор эшләр өчен препаратлар һәм реактивлар, блоклы программалаштыру практикасы өчен конструкторлар, механика, мехатроника һәм робототехника буенча белем бирү җыелмалары белән тәэмин ителәчәк.
Хәзерге вакытта катнашучы мәктәпләр булачак үзәкләрнең биналарын проектлый, табигый-фәнни цикл дисциплиналары буенча уку планнарын һәм эш программаларын яңадан карый, шулай ук 1 сентябрьдә укучылары уку һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр алсын өчен дәрестән тыш эшчәнлекнең яңа курсларын үткәрүгә әзерләнә.

Фото:vlast.io
Читайте нас: