+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2021, 09:29

Иң яхшы ашыгыч ярдәм фельдшеры билгеләнде

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Профсоюзлар йортында “2021 елның иң яхшы ашыгыч ярдәм фельдшеры” һөнәри конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Профсоюзлар йортында “2021 елның иң яхшы ашыгыч ярдәм фельдшеры” һөнәри конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Чараны Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Медицина шәфкать туташлары ассоциациясе һәм Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең республика профсоюзы оештырды.

“Ашыгыч ярдәмнең иң яхшы фельдшеры” исеменә конкурста 1297 кеше көч сынашты. Финалга 30 җиңүче чыкты.

Республика Ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм һәлакәтләр медицинасы үзәге фельдшеры Тимур Юнысов конкурс җиңүчесе булды.

Бәйгедә икенче урынны Белорет дәваханәсеннән Юрий Первухин һәм Бәләбәй дәваханәсеннән Олеся Бусарова алдылар. Өченче урынны Галина Сафонова (Белорет), Илмира Ибраһимова (Октябрьский) һәм Анастасия Сергеева (Бәләбәй) бүлештеләр. “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә 38 ел ашыгыч ярдәм хезмәтендә фельдшер булып эшләгән Наилә Тәхәветдинова билгеләп үтелде.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: