+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
28 Май 2021, 08:54

Башкортстанда 65 объект яңа технологияләр кулланып ремонтланачак

Быел Башкортстанда “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында гомум озынлыгы 300 километрдан артык булган 237 объектта эшләр башкару планлаштырыла. 27,4 процентка яңа технологияләр кулланылачак, алар арасында салкын ресайклинг технологиясе, асфальт-бетон катнашмаларны күләмле проектлау методикасы, геосинтетик материаллар, вак таш-мастика асфальт-бетон куллану. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Быел Башкортстанда “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында гомум озынлыгы 300 километрдан артык булган 237 объектта эшләр башкару планлаштырыла. 27,4 процентка яңа технологияләр кулланылачак, алар арасында салкын ресайклинг технологиясе, асфальт-бетон катнашмаларны күләмле проектлау методикасы, геосинтетик материаллар, вак таш-мастика асфальт-бетон куллану.

- Юл төзелешендә заманча технологияләр куллану нәтиҗәсендә яңа юл полотносының ныклыгы һәм катылыгы арта, хәрәкәтнең югары интенсивлыгы булган автомобиль юлларын эксплуатацияләү вакыты озыная, - дип ассызыклады транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Виктор Жульков.

Гомумдәүләт проекты ярдәмендә игътибар күләмгә генә түгел, ремонт сыйфатына да ясалачак. Моның өчен “РОСДОРНИИ”да 789 материал, 250 конструкция һәм 360 технология исемлеге белән махсус “Яңа һәм иң яхшы технологияләр, материаллар һәм технологик чишелешләр реестры” булдырылды.

Аларның иң популярлары Башкортстан юлларында быел җәй көне файдаланылачак. Инновацион методикаларны һәм материалларны безнең төбәкнең 65 объектында куллану планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: