-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 Май 2021, 09:01

Күркәмләнә авыл, шәһәрләр!

Башкортстанның 12 шәһәре һәм авылы төзекләндерү өчен 100 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин.Башкортстанның 12 торак пункты Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында җиңүгә дәгъва итә. Болар - Агыйдел, Бәләбәй, Бөре, Дүртөйле, Кумертау, Межгорье, Мәләвез, Яңавыл һәм Туймазы, Стәрлетамак шәһәрләре, Верхотор һәм Кушнаренко авыллары. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанның 12 шәһәре һәм авылы төзекләндерү өчен 100 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Башкортстанның 12 торак пункты Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында җиңүгә дәгъва итә. Болар - Агыйдел, Бәләбәй, Бөре, Дүртөйле, Кумертау, Межгорье, Мәләвез, Яңавыл һәм Туймазы, Стәрлетамак шәһәрләре, Верхотор һәм Кушнаренко авыллары.

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында үткәрелә торган конкурс шартлары буенча, анда халык саны 100 меңгә кадәр булган шәһәрләр катнаша ала. 2021 елдан махсус комиссия элекке кебек 80 түгел, ә 160 җиңүчене сайлап алачак. Конкурсның премия фонды ике тапкыр арттырылган – 5 млрд сумнан 10 млрд сумга кадәр җиткән. Җиңүчеләр уңайлы иҗтимагый урыннар булдыру проектын гамәлгә ашыру өчен 30 млннан 100 млн сумга кадәр грант ала.

Башкортстан Республикасы кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенрусия конкурсында 2019 елдан алып катнаша. Бу вакыт эчендә анда 16 шәһәр һәм тарихи җирлек җиңүче булды. Бөре, Бләбәй һәм Ишембайда проектларны тормышка ашыру төгәлләнде инде. Агыйдел, Мәләвез, Дүртөйле, Яңавыл һәм Николо-Березовкада эшләрне быел тәмамларга планлаштыралар.
Читайте нас: