+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 Май 2021, 09:27

Кече бизнеска ярдәмгә

Башкортстанда кече бизнеска ярдәм итү өчен Bash.market төбәк маркетплейсы эшләнде.Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү һәм дәүләт, муниципаль ихтыяҗлар өчен кече күләмле (600 мең сумга кадәр) сатып алуларга үтемлелекне тәэмин итү өчен Кече күләмле сәүдә агрегаторларының мәгълүмати системасы (АТМО) һәм Bash.market төбәк маркетплейсы эшләнде. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанда кече бизнеска ярдәм итү өчен Bash.market төбәк маркетплейсы эшләнде.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү һәм дәүләт, муниципаль ихтыяҗлар өчен кече күләмле (600 мең сумга кадәр) сатып алуларга үтемлелекне тәэмин итү өчен Кече күләмле сәүдә агрегаторларының мәгълүмати системасы (АТМО) һәм Bash.market төбәк маркетплейсы эшләнде.

- Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан эшкуарлык секторына ярдәм итү бурычы куелды. Әлеге бурычны хәл итү инструментларының берсе булып АТМО системасында һәм Bash.market төбәк маркетингында катнашу мөмкинлеге тора. Намуслы көндәшлек нигезендә сатып алуларның ачык һәм нәтиҗәле системасын булдыру - Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты эшендәге иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Маркетплейста товарлар турында мәгълүматлар урнаштырып, җитештерүчеләр үз продукцияләрен популярлаштыру һәм заказчылар белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге ала, бу оптималь бәяләрне билгеләргә мөмкинлек бирә, - дип билгеләде комитет рәисе Гөлшат Арсланова.

Маркетплейс ярдәмендә эшкуарлар платформа кысаларында үзләренең кечкенә генә интернет-кибетен булдыра һәм сату базарын киңәйтә ала. Бу - республика җитештерүчеләренең, сатып алучыларның, сәүдә мәйданчыгында катнашучыларның, чит ил контрагентларының үзара хезмәттәшлеге, җитештерүчеләрнең төбәк базарына чыгуы өчен махсус булдырылган кече һәм урта бизнесны үстерүнең нәтиҗәле инструменты.

Фото: bash.market
Читайте нас: