-13 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2021, 09:42

Балалар матур ял итәргә тиеш!

Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко үткәргән видеоконференция төрендәге киңәшмәдә катнашты.Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарыла. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко үткәргән видеоконференция төрендәге киңәшмәдә катнашты.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарыла.
Киңәшмәдә балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру өчен юлламаның бер өлешен кайтару программасын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.

25 майда Русиядә Ростуризм үткәрә торган балалар туристик кешбэгы программасы старт алды. Шул мизгелдән барлык теләүчеләр балалар лагерьларына юллама сатып ала һәм түләнгән сумманың 50 проценты күләмендәге акчаны кире кайтара ала, ләкин бу сумма 20 мең сумнан да артмый. Түләгәннән соң, 5 көн дәвамында акча автомат рәвештә картага кире кайтарылачак. Лагерьга юлламаны бары тик «Мир» картасы белән генә түләргә мөмкин. Программаны оештыручылар хәбәр иткәнчә, бер балага бару саны чикләнмәгән. Берничә балалы гаиләләр өчен һәр сатып алынган юллама бәясенең яртысын кире кайтарырга мөмкин булачак.
Программада дәүләт һәм коммерция карамагындагы балалар ял лагерьлары да, стационар лагерьлар да катнаша. Программада катнашучы лагерьларның актуаль исемлеге, шулай ук юлламаларны сата торган туроператорлар һәм агрегаторлар исемлеге белән Русия Туризм министрлыгы сайтының «Балалар лагерьлары» бүлегендә танышырга мөмкин.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстанда 58 шәһәр читендәге балалар лагере программаның потенциаль катнашучылары була ала. Бүгенге көндә федераль реестрга шуларның 22се керде. Калганнарын 5 июньгә кадәр тоташтырырга планлаштыралар.
– Безнең өчен төп бурычларның берсе - Башкортстанда балалар ялын уңайлы һәм һәркем өчен кулай итү. Әлеге федераль программа бу эштә яхшы ярдәм булып тора, - диде Андрей Назаров. - Без кешбэк программасына шәһәр читендәге лагерьларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә тиешбез. Болар бу җәйдә балаларыбыз күбрәк ял итсен өчен эшләнә.
"Балалар кешбэгы" программасы 25 майда старт алуга карамастан, Русия Хөкүмәте аны кешбэк программасы башлануга кадәр сатып алган ата-аналарга да путевка бәясен компенсацияләүне йөкләгән.
Киңәшмә тәмамлангач, Дмитрий Чернышенко барлык төбәкләргә дә әлеге мәсьәләне хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Өч көн дәвамында вариантлар әзер булырга тиеш, диде ул.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: