+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2021, 09:50

Балаларны кайгыртып

Мәктәп яшендәге балаларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнелүче түләү өчен гаризаларны июль уртасында кабул итә башлаячаклар. Шулай дип белдерде РФ хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Мәктәп яшендәге балаларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнелүче түләү өчен гаризаларны июль уртасында кабул итә башлаячаклар. Шулай дип белдерде РФ хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина.
Баталина әйтүенә ярашлы, гаризаларны июль урталарында кабул итә башлау планлаштырыла, аның төгәл вакыты карар чыккач билгеле булачак. Августта түләүләр бирелә башланачак. Гаризалар 1 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Бер тапкыр түләнелүче әлеге ярдәмне алыр өчен Дәүләт хезмәт күрсәтүләренә (Госуслуги) яки Күпфункцияле үзәкләргә (МФЦ), Пенсия фонды бүлегенә, халыкны социаль яклау органнарына бер генә гариза бирергә кирәк булачак. Калган эшне дәүләт үзе башкарачак.
Искә төшерик: 21 апрельдә Русия президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү чараларын яңгыратты. Дәүләт башлыгы белдерүенчә, атап әйткәндә, 1 июльдән тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8дән 16 яшькә кадәрле балалар өчен, аена 5650 сум түләү кертеләчәк. Моннан тыш, авыр матди хәлдәге йөкле хатыннарга да түләү каралган. Андый түләүләрнең уртача күләме аена 6350 сум (йөклелекнең алтынчы атнасыннан соң) тәшкил итәчәк. Путин быел шулай ук мәктәп яшендәгеләргә һәм булачак беренче класс укучыларына унар мең сум туләргә кушты.
Читайте нас: