“Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Иҗади кешеләр” федераль проектын гамәлгә ашыру максатыннан 11-24 майда Краснокама районының биләмәара үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Электрон мохиттә мәгълүмати продуктлар һәм хезмәтләр күрсәтү” программасын уңышлы тәмамлады.
Дәресләр “Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институты”ның Мәдәният өлкәсендә өзлексез белем бирү, иҗади һәм идарә кадрларының квалификациясен күтәрү үзәге базасында узды.
Китапханәчеләр Башкортстан Мәдәният министрлыгына, Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәгә квалификация күтәрүне оештырган өчен рәхмәтле.
Фото: srk.nationalpriority.ru