+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь 2021, 09:32

Авыл хуҗалыгында эш бирүчеләргә ярдәм

Укуга документлар кабул итү дәвам итә.Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән укучы шартнамәләре нигезендә хезмәткәрләрне укытуга, шулай ук студентларны максатлы укытуга һәм җитештерү практикасын узуга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплатуга документлар кабул итә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Укуга документлар кабул итү дәвам итә.
Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән укучы шартнамәләре нигезендә хезмәткәрләрне укытуга, шулай ук студентларны максатлы укытуга һәм җитештерү практикасын узуга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплатуга документлар кабул итә.
Исегезгә төшерәбез: 2020 елдан башлап республикада авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре (шәхси хуҗалык алып баручы гражданнардан тыш) укучы шартнамәләре нигезендә хезмәткәрләрне укытуга, шулай ук студентларны максатлы укыту һәм җитештерү практикасын узуга бәйле чыгымнарның бер өлешенә компенсация алырга мөмкин. Бу «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында мөмкин булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел субсидия ставкасы 90 процентка кадәр тәшкил итә һәм Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы мәгариф учреждениеләрендә укучыларга кагыла. Чыгымнарны каплату өчен документларны республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының бюджет проектлау, финанслау һәм контроль бүлегенә түбәндәге адрес буенча бирергә мөмкин: Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 106 йорт, 321 кабинет, контакт номерлары: 8(347) 218-06-22, 218-05-40, 218-05-44.
Әлеге башлангыч Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты үтәлешенең дә бер күрсәткече булып тора.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru
Читайте нас: