+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 июнь 2021, 09:19

Юлларда аварияләр кимесен өчен

Дәүләт Думасында 2024 елга юл-транспорт вакыйгаларында үлүчеләр санын 3,5 тапкырга киметергә телиләр.-2021 елның гыйнвар-апрель айларында гына Башкортстанда юл фаҗигаларында 102 кеше вафат булган. Шулай ук 1154 кеше тән яралары алган, аларның күпләре гомерлеккә инвалид булып калган,- дигән саннар китерә Дәүләт Думасында Башкортстаннан депутат Зариф Байгускаров. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Дәүләт Думасында 2024 елга юл-транспорт вакыйгаларында үлүчеләр санын 3,5 тапкырга киметергә телиләр.
-2021 елның гыйнвар-апрель айларында гына Башкортстанда юл фаҗигаларында 102 кеше вафат булган. Шулай ук 1154 кеше тән яралары алган, аларның күпләре гомерлеккә инвалид булып калган,- дигән саннар китерә Дәүләт Думасында Башкортстаннан депутат Зариф Байгускаров.
Аның фикеренчә, руль артына исерек килеш утырган водительләр проблемасын хәл итү һәм миллоннарча гомерләрне коткарып калу өчен РФ Җинаять кодексының 264 статьясына үзгәрешләр кертү мөһим. Шул чакта гына исерек водительләргә карата җитди җәза бирү мөмкин булачак.
Әлеге инициатива “Бердәм Русия” фракциясе депутатлары тарафыннан кертелгән. Тәкъдим ителгән төзәтмәләрне Дәүләт Думасы беренче укуда инде кабул иткән.
Читайте нас: