+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
7 июнь 2021, 08:55

Яңа программа эшләнә

Санкт-Петербургта оештырылган Халыкара икътисади форум мәйданчыгында Русия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингы презентациясе бара. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Санкт-Петербургта оештырылган Халыкара икътисади форум мәйданчыгында Русия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингы презентациясе бара.
Милли рейтинг барлыкка килгән вакыт эчендә бизнес алып бару шартларын яхшырту буенча барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең тырышлыгын бәяләүдә үзенең нәтиҗәлелеген раслады, ә аның йомгаклары төбәк дәрәҗәсендә инвестицияләр өчен көрәштә көндәшлекне стимуллаштыра.
Милли рейтингтагы динамиканы нинди төбәкләр күрсәтә алды, моның өчен алар нинди практикалар кулланды? Соңгы еллар дәвамында илкүләм рейтингта үз позицияләрен саклап калучы төбәкләрнең сере нинди? Эшлекле берләшмәләрнең 2014 елдан ирешелгән нәтиҗәләрен ничек бәялиләр? Русия Федерациясе Хөкүмәте, кызыксынган эшлекле һәм эксперт берләшмәләре белән берлектә, 2021 елда яңа инвестицион циклны эшләтеп җибәрү өчен чаралар программасын эшли. Программада нинди яңалыклар көтелә? Әлеге программаны эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда бизнес һәм төбәк хакимият органнарының роле нәрсәдән гыйбарәт? Шундый сораулар каралачак әлеге презентация барышында.

Чыганак: forumspb.com

Читайте нас: