+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 июнь 2021, 09:10

«Осталар ярминкәсе» порталы Башкортстан һөнәрчеләрен көтә

Эшкуарлык юнәлеше буенча гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Осталар ярминкәсе» порталы Башкортстан һөнәрчеләрен көтә.Башкортстанның кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгының халык-хуҗалык һөнәрчеләре үзәге осталардан һәм һөнәрчеләрдән «Осталар ярминкәсе» платформасында эшләнмәләр урнаштыру һәм алга этәрү буенча дәүләт ярдәме күрсәтүгә өстәмәләр кабул иту турында игълан ите. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Эшкуарлык юнәлеше буенча гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Осталар ярминкәсе» порталы Башкортстан һөнәрчеләрен көтә.

Башкортстанның кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгының халык-хуҗалык һөнәрчеләре үзәге осталардан һәм һөнәрчеләрдән «Осталар ярминкәсе» платформасында эшләнмәләр урнаштыру һәм алга этәрү буенча дәүләт ярдәме күрсәтүгә өстәмәләр кабул иту турында игълан ите.

Ярдәм Башкортстанда “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә.

Тиз үсә торган югары технологияләр кеше тормышының һәм эшчәнлегенең барлык өлкәләренә нык үтеп керә. Интернет челтәре - “Бөтендөнья пәрәвезе” күп кенә яңа мөмкинлекләр ача, шул исәптән бизнес алып бару өлкәсендә дә. Шуңа күрә хәзерге дөньяда актив интернет-платформаларда, маркетплейсларда интернет-кибетләр булдыру зур ихтыяҗга ия. Бу – бизнес алып баруның чагыштырмача аз чыгымлы һәм бик уңайлы өстәмә инструменты.

«Осталар ярминкәсе» платформасы төп 10 маркетплейс составына керә, handmade осталары, Русия брендлары һәм дизайн әйберләрен бәяләүче D2C-платформа булып тора. Осталар ярминкәсе-Livemaster платформасы аша 100 меңнән артык һөнәрче уникаль эшләнмәләр сата, анда ай саен 8,5 миллион потенциаль сатып алучылар бар.

Өстәмә гаризалар 2021 елның 20 июненә кадәр электрон почта аша кабул ителә: [email protected] - урыннар саны чикләнгән. Белешмә өчен телефон: 8 (347) 224-99-99, өстәмә - 301.

Фото: siteimage.com.ua
Читайте нас: