+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
11 июнь 2021, 09:51

Йөрәгеңдә ниләр бар?

Ни кызганыч, соңгы вакытта өлкәннәрдә генә түгел, яшьләр арасында да йөрәк һәм кан тамырлары чирләре күбәя. Аларны вакытында ачыклау өчен заманча корылмалар кирәк.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Ни кызганыч, соңгы вакытта өлкәннәрдә генә түгел, яшьләр арасында да йөрәк һәм кан тамырлары чирләре күбәя. Аларны вакытында ачыклау өчен заманча корылмалар кирәк.
Шушы көннәрдә Күмертау шәһәре дәваханәсенә яңа ангиограф кайтарылган. Сименс фирмасының бу заманча медицина корылмасы ил җитәкчесе Владимир Путин тарафынна билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проектының “Йөрәк-кан тамырлары чирләре белән көрәш” төбәк проектын гамәлгә ашыру максатында сатып алынган.
“Әле корылма урнашасы бинада ремонт эшләре бара, – ди дәваханәнең баш табибы Олег Астахов. – Ангиографта эшләү өчен дүрт табиб республиканың һәм илнең югары уку йортларында махсус укып кайтты”.
Олег Астахов әйтүенчә, ангиограф пациентларга тиз арада ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә. Бу инде миокард инфаркты булганда үлем һәм инвалид калу очракларын киметүгә ярдәм итәчәк.
Әлегә кадәр коронарография үтү өчен бар авырулар да Салават шәһәренә җибәрелгән. Ә аннан да элгәре вакытларда Уфаның Башкорт дәүләт медицина университеты клинкасына барырга туры килгән.
Читайте нас: