-25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 июнь 2021, 10:04

Кунак чакыру өчен дә осталык кирәк

“Кунакчыллык осталары” Бөтенрусия бәйгесенең икенче сезон финалы тәмамланды. Ул Түбәнге Новгородта үтте.Бу бәйгедә илнең 39 төбәгеннән 62 кеше җиңүче дип танылды. Алар үз проектларын тормышка ашыру мөмкинлеге алачак. Ә остазлары билгеле рестораторлар, отельерлар һәм кунакчыллык тармагындагы идарәчеләр булачак. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

“Кунакчыллык осталары” Бөтенрусия бәйгесенең икенче сезон финалы тәмамланды. Ул Түбәнге Новгородта үтте.
Бу бәйгедә илнең 39 төбәгеннән 62 кеше җиңүче дип танылды. Алар үз проектларын тормышка ашыру мөмкинлеге алачак. Ә остазлары билгеле рестораторлар, отельерлар һәм кунакчыллык тармагындагы идарәчеләр булачак.
Җиңүчеләр арасында Башкортстан вәкилле дә бар. Алар – Уфадан Артур Биктимеров, Венера Биккузина, Ләйсән Сөләйманова һәм Октябрский шәһәреннән Алия Солтан.
Бу чара “Русия – мөмкинлекләр иле” президент платформасы проекты булып тора. Ябылу тантанасына оешманың директоры Алексей Комиссаров та килгән иде. Аның әйтүенчә, быел бәйгедә катнашырга 30 мең кеше теләк белдергән. Алар арасыннан 195 кеше финалга чыккан. “Һәрберегезнең проекты үзгә, һәм һәрберсе файда китерерлек”, – дип бәяләде җиңүчеләрнең эшен Комиссаров.
Үзебезнең егет-кызларга килгәндә, Артур Биккузин, мәсәлән, Торатау геопаркы буенча фәнни тур проекты белән җиңү яулаган. Әлеге проект республикага яңа туристлар җәлеп итәр дип ышана ул.
Венера Биккузина “Бишбармак” милли ашханәсе проекты белән чыгыш ясаган. Монда төп өстенлек милли үзенчәлеккә бирелә.
Ләйсән Сөләйманова “Әбигә – кунакка” проектын тәкъдим иткән. Аның максаты – бар ил буенча авыл хуҗалыгы туризмын үстерү.
Алия Солтан исә “Минем илем” өстәл уенын әзерләгән. Ул, һәр төбәкнең үзенчәлеген исәпкә алып, география буенча белемне арттыруга юнәлтелгән.
Җиңүчеләр әйтүенчә, алар бу чарадан зур тәҗрибә алып кайткан. Яңа дуслар тапканнар, фикер алышканнар, рухи байлык туплаганнар.
Әйткәндәй, “Кунакчыллык осталары” бәйгесе ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Читайте нас: