+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 июнь 2021, 09:56

Сылу булырга иде бит әле...

"Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Туклану көндәлеге" дигән сервис эшли. Аннан ничек файдаланырга була?Биредә сезнең энергиягә булган тәүлеклек ихтыяҗны исәпләп чыгарачаклар һәм рационны яхшы итеп оештырырга ярдәм итәчәкләр, чөнки калория нормасы кысаларыннан чыкмас өчен файдалы матдәләрне кирәкле күләмдә генә алырга кирәк. Сервис ярдәмендә сез бушлай, әмма компетентлы консультантлы булачаксыз, өстәвенә, бу уңайлы да, чөнки ул тәүлегенә 24 сәгать сезнең белән булачак. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

"Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Туклану көндәлеге" дигән сервис эшли. Аннан ничек файдаланырга була?

Биредә сезнең энергиягә булган тәүлеклек ихтыяҗны исәпләп чыгарачаклар һәм рационны яхшы итеп оештырырга ярдәм итәчәкләр, чөнки калория нормасы кысаларыннан чыкмас өчен файдалы матдәләрне кирәкле күләмдә генә алырга кирәк. Сервис ярдәмендә сез бушлай, әмма компетентлы консультантлы булачаксыз, өстәвенә, бу уңайлы да, чөнки ул тәүлегенә 24 сәгать сезнең белән булачак.

Сервисны "ВКонтакте" мобиль кушымтасында бушлай карарга була, өстәмә кушымтаны күчереп алырга, яки яңа хисап язмасын булдырырга кирәк түгел. Шулай ук аңа үзеңнең сәхифәдән дә чыгарга мөмкин, моның өчен "Сервислар" бүлегендә "Сәламәтлек" пунктын табарга кирәк. "Туклану көндәлеге" – бу сервисның бер бүлеге.

Старт өчен үз мәгълүматыгызны тутырырга: яшьне, җенесне, авырлыкны, физик активлык дәрәҗәсен күрсәтергә кирәк. Шулай ук сез ябыгырга, форманы сакларга яисә, киресенчә, килограммнар җыярга уйлыйсызмы, шуны ачыкларга.

Сервис сезнең көндәлек энергетика ихтыяҗларын исәпли. Моннан тыш, ул барлык калорияне, аларны җыярга кирәк булган иртәнге, төшке, кичке аш вакытын һәм кайчан капкалап алуны җентекләп күрсәтәчәк.

Сезнең, нәрсә ашаганыгызны һәм эчкәнегезне күрсәтеп (кушымтада продуктларның бик зур таблицасы бар), күпме аксым, углевод һәм май кабул итүегез исәпләнә, кайсы артык, кайсы җитешмәве искәртелә. Һәм болар барысы да автомат рәвештә башкарыла.

Сервис сыекча эчү режимы буенча да киңәшләр бирә: көненә 8 стакан су килеп чыга. Эчәсең дә билгеләп куясың. Искәрмәләрне дә көйләргә була.
Көндәлекне даими кулланганда авырлыкның үзгәрүен күзәтү, башлангыч мәгълүматларга һәм рационга төзәтмәләр кертү мөмкинлеге барлыкка килә.

"Җәмгыять сәламәтлеген ныгыту" федераль проекты кысаларында эшләнгән "Сәламәтлек ВКонтакте" сервисында тагын бик күп файдалы бүлекләр бар.
Шулай, кушымта тәмәке тартуны да ташларга ярдәм итәчәк. Мотивацияне ныгыту өчен тартуны ташлаганнан соң күпме акчаны янга калдырганыгыз күренә, ә элек тәмәкегә тотынган беренче 5000 сум җыелгач, сездә "Сәламәтлек инвесторы" дигән виртуаль значок пәйда булачак.

Табиблар тәкъдим иткән "алтын" стандарт: көненә 10 мең адым. Бу сервиста бүген дусларыңның ничә адым ясаганнарын карарга була. Төркемдә берләшегез һәм бер-берегезне дәртләндереп торыгыз!

Фото: divoch.ru
Читайте нас: