+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
16 июнь 2021, 08:39

"Гармонияле Русия" дусларын җыйды

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.11-12 июньдә Архангельск өлкәсендә «Гармонияле Русия» беренче төбәкара милли мәдәниятләр фестивале узды. Чара Русия көненә багышланган иде. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.

11-12 июньдә Архангельск өлкәсендә «Гармонияле Русия» беренче төбәкара милли мәдәниятләр фестивале узды. Чара Русия көненә багышланган иде.
Махсус чакырылган «Мирас» җыр һәм бию ансамбле «Гармонияле Русия» фестиваленең төп герое булды, дип хәбәр итә коллективның матбугат хезмәте. Оештыручылар коллективны 2021 елгы Бөтендөнья фольклориадасы илчесе итеп билгеләде. Тамашачылар милли колорит һәм Ватанга мәхәббәт белән сугарылган якты, дәртле номерлар – «Яшьлек», «Маршрут», «Кул эшләре осталары» биюләре белән танышты.
Тамашачылар ансамбль чыгышын, курай һәм кыл-кубыз кебек традицион уен коралларында оста уйнауны югары бәяләде. Курайчы Юнир Сагынбаевның да Удмуртиядән килгән бисермәннәр белән чыгыш ясау тәҗрибәсе бар. Алар «Бөрлегән» җырын удмурт телендә башкарды. Зал гадәти булмаган яңгырашны җылы кабул итте, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.

"Сәфәр барышында фестивальне оештыручылар белән очрашулар булды. Архангельск өлкәсендә «Мирас» ансамбле гастрольләре узачагы турында килештек. Кайтканнан соң, без оештыру мәсьәләләрен җентекләп тикшерәчәкбез һәм чыгышларны планлаштыра башлыйбыз", - дип шәрехләде коллективның директоры Байрас Ишбирдин.
Берничә көн дәвамында иҗат коллективлары М. Ломоносов исемендәге Архангельск драма театры сәхнәсендә, Новодвинск шәһәрендә өлкә халык иҗаты йортында чыгыш ясады.
Фестивальдә Төньяк Осетия, Коми, Карелия, Удмуртия, Марий Эл, Ненец автономияле округы, Вологда өлкәсе һәм Русиянең башка төбәкләреннән хореография һәм музыка коллективлары, солистлар һәм музыкантлар катнашты. "Гармонияле Русия" - ул күпмилләтле традицион мәдәният дөньясына чуму. Катнашучылар өчен традицион халык уен коралларын куллану мәҗбүри шарт булып тора.

Фото: Башинформ
Читайте нас: