Республикада "Башкортстан тәме" онлайн-марафоны игълан ителде"
Республикада бу конкурсның үтүе - "Мәдәният" гомумдәләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарылуының бер дәлиле.
Башкортстан халкын «Башкортстан тәме» онлайн-марафонында катнашырга чакыралар. Ул 2021 елның 12 июненнән 4 ноябренә кадәр үткәрелә.
Анда катнашу өчен 31 октябрьгә кадәр Башкортстан Республикасы халыкларының милли ашларын пешерергә һәм ВКонтакте яки Instagram социаль челтәрләрендә аның видео-рецептын куярга кирәк.
Видеопостка исем-шәрифләр, илне, төбәкне, шәһәр, авылны күрсәтергә, нәкъ менә шушы ризыкны пешерергә алынуыгызның сәбәбен сөйләргә кирәк. Шулай ук #вкусбашкирии2021 һәм #TasteOfBashkiria хештеглары куярга кирәк.
Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләр 4 ноябрьдә игълан ителәчәк. Алар кыйммәтле призга ия булачак.
Конкурста катнашучыларның эшләрен бәяләгәндә жюри түбәндәге критерийларга таянып эш итәчәк:
- креативлык;
- материал тапшыру;
- лайклар һәм видеоролик карау саны.
Оештыручысы - Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты.
Барлык кызыксындырган сорауларны электрон почта адресына хат язып бирергә мөмкин
[email protected] яки 8 (347) 276-62-75 телефоны буенча.
Фото: culture.bashkortostan.ru