+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 июнь 2021, 09:49

EcoWorld-2021 конкурсында катнашыгыз!

Республикада яшәүчеләрне EcoWorld-2021 халыкара экология премиясе лауреатлары исеменә конкурста катнашырга чакыралар. Гаризалар 2021 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Республикада яшәүчеләрне EcoWorld-2021 халыкара экология премиясе лауреатлары исеменә конкурста катнашырга чакыралар. Гаризалар 2021 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.
Премия «Русия табигый фәннәр академиясе» иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм ул тирә-як мохитне саклауда һәм экологик иминлекне тәэмин итүдә күренекле казанышлары өчен, шулай ук XXI гасырда тотрыклы үсешкә юнәлтелгән башка экологик эшчәнлек өчен тапшырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика халкының катнашуы һәм табигатьне саклау акцияләре уздыру кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, халыкның экологик мәдәниятен күтәрүгә бәйле бурычларны хәл итәргә ярдәм итә, шулай ук «Экология» гомумдәүләт проекты максатларына тулысынча туры килә.
Премия 8 номинация буенча тапшырыла. Алар арасында «Экологик сәясәт һәм тирә-як мохит», «Экологик имин товарлар һәм туклану продуктлары», «Азкатлы төзелештә, агач йортлар төзелешендә экологик хәвефсез технологияләр һәм материаллар» һәм башкалар бар.
Премия алу өчен конкурс турындагы нигезләмә түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: [url=https://raen.info/activities/proekty4-mezhdunarodnaja-ekologicheskaja-premija-ecoworld.html]https://raen.info/activities/proekty4-mezhdunarodnaja-ekologicheskaja-premija-ecoworld.html[/url]
Конкурста катнашу турында өстәмә мәгълүмат алу өчен [email protected] электрон почтасы яисә 7 (495) 954-26-11 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: ria.ru
Читайте нас: