+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 сентябрь 2021, 09:44

Икътисад һәм эшкуарлык буенча төбәк кейс-чемпионатында катнашыгыз!

Русиядә октябрь аенда "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында икътисад һәм эшкуарлык буенча төбәк кейс-чемпионатлары узачак. Икътисад һәм эшкуарлык буенча төбәк кейс-чемпионатында катнашыгыз!   #национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Икътисад һәм эшкуарлык буенча төбәк кейс-чемпионатында катнашыгыз!
Икътисад һәм эшкуарлык буенча төбәк кейс-чемпионатында катнашыгыз!

Русиядә октябрь аенда "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында икътисад һәм эшкуарлык буенча төбәк кейс-чемпионатлары узачак.

Икътисад һәм эшкуарлык буенча төбәк кейс-чемпионатында катнашыгыз!

Бу ярышта 9-11нче сыйныф һәм колледж укучылары катнаша ала. Кейс-чемпионатта катнашу бушлай. Мондый команда ярышын «Югары икътисад мәктәбе» тикшеренү университеты яшьләр өчен беренче тапкыр уздырмый инде.

Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгында ярышларда катнашучы булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Моның өчен 20 сентябрьгә кадәр 3-4 кешедән команда җыярга, чемпионат сайтында теркәлү узарга (olymp.hse.ru/championship/), катнашу шәһәрен сайларга, команданың видеовизиткасын "Vimeo" яки "YouTube" видеохостингына кертергә һәм аңа сылтаманы Оештыру комитеты адресына җибәрергә кирәк.

Республика ведомствосында билгеләп үтелгәнчә, кейс-чемпионатта катнашу югары сыйныф укучыларына һәм колледж студентларына креативлыкны, критик фикерләүне, кооперацияне һәм коммуникацияне үстерергә, шулай ук реаль бизнес-бурычларны хәл итеп, эшкуар ролендә үзен сынап карарга мөмкинлек бирәчәк.

 

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.

 

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Икътисад һәм эшкуарлык буенча төбәк кейс-чемпионатында катнашыгыз!
Икътисад һәм эшкуарлык буенча төбәк кейс-чемпионатында катнашыгыз!
Автор:
Читайте нас: