+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2021, 09:30

Табиблар планшетлы булды!

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.       #национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Табиблар планшетлы булды!
Табиблар планшетлы булды!

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.  

«Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру» төбәк программасы кысаларында республиканың 64 медицина оешмасына 180 планшет компьютеры кайтарылды. Алар терапевтлар һәм педиатрлар, табиблар бригадалары чакыруларга барганда куллану өчен тәгаенләнгән.

- Планшетлы компьютерлар бердәм санлы контурга тоташа һәм Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасы поликлиникасының мобиль автоматлаштырылган эш урынына барып җитү белән тәэмин ителә, - ди сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева.

Заманча планшетлы компьютерлар пациентларның шәхси мәгълүматларының сакланышын тәэмин итү өчен кирәкле мәгълүмат чаралары белән җиһазландырылган һәм пациентларның электрон медицина картасын алып бару, рецептлар язу, формалаштыру, тикшерү нәтиҗәләрен тапшыру һәм алу өчен билгеләнгән.

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы

 

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Табиблар планшетлы булды!
Табиблар планшетлы булды!
Автор:
Читайте нас: