-16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 сентябрь 2021, 09:28

Агыйдел күпере тиздән ачылачак

"Без тулы күләмдә Уфадагы Агыйдел күпере корылмаларын монтажлауны тәмамладык - Агыйдел елгасының ике ярын тоташтырдык. Һәм хәзер инде кыю рәвештә күперне төзү эшләре финиш юлына чыкты дип әйтергә мөмкин. Аның гомум озынлыгы - 688 метр, өч хәрәкәт полосасы булачак",- дип пост бастырган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.   #национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Агыйдел күпере тиздән ачылачак
Агыйдел күпере тиздән ачылачак

"Без тулы күләмдә Уфадагы Агыйдел күпере корылмаларын монтажлауны тәмамладык - Агыйдел елгасының ике ярын тоташтырдык. Һәм хәзер инде кыю рәвештә күперне төзү эшләре финиш юлына чыкты дип әйтергә мөмкин. Аның гомум озынлыгы - 688 метр, өч хәрәкәт полосасы булачак",- дип пост бастырган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Киләсе атнада инде автомат эретеп ябыштыруны тәмамлаячакбыз, конструкция берләштереләчәк. Хәзер бик катлаулы һәм җаваплы техник процесс, төзүчеләр ныклы 200-500 тонналы домкратлар ярдәмендә пролет өлешен терәкләргә урнаштырачак.

"Мин бу яңа күпернең безнең өчен никадәр мөһим булуын күп тапкырлар әйттем инде. Искесенә йөкләнеш елдан-ел артканнан-арта барды. Зәки Вәлиди урамындагы һәм Салават Юлаев проспектындагы чишелеш белән бергә без бу гади булмаган транспорт төенен шактый киңәйтә һәм Уфаның көньяк капкасының үткәрүчәнлеген өчтән бер өлешкә арттыра алабыз.

 Төзүчеләр хәрәкәтне быел ук - октябрь ахырында эшләтеп җибәрергә вәгъдә итә. Шуннан соң 1956 елда ук төзелгән иске күперне реконструкцияләүгә керешәбез", - дигән ул.

Әлеге зур төзелеш Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының республикада нәтиҗәле үтәлешенең бер күрсәткече ул.

 

 

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Агыйдел күпере тиздән ачылачак
Агыйдел күпере тиздән ачылачак
Автор:
Читайте нас в