+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2021, 08:59

"Аркада" эшкә чакыра

Әле предприятиегә тегүчеләр, технологлар, корылмаларны көйләүчеләр, төргәкләргә салучылар, контролерлар, йөк төяүчеләр, җыештыручылар җитешми.       #национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

"Аркада" эшкә чакыра
"Аркада" эшкә чакыра

Фабрикада якынча 800 кеше эшләячәк.

Әле предприятиегә тегүчеләр, технологлар, корылмаларны көйләүчеләр, төргәкләргә салучылар, контролерлар, йөк төяүчеләр, җыештыручылар җитешми.  

 Мәшгүллек үзәкләрендәге вакансияләр ярминкәсендә Ишембайдагы "Аркада" яңа тегү фабрикасы 400дән артын кешене эшкә кабул иткән. Кырык кеше тегү корылмалары операторына укырга теләген белдерде. Ишембай шәһәрендә заманча тегү предприятиесен ачу октябрь аена планлаштырылган.  Эшчеләрне әзерләү җәй көне ук башланган. Фабрикада якынча 800 кеше эшләячәк. Әлеге вакытта, "Демография" милли проектының "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгүллек" федераль проектына ярашлы, 134 кеше яңа һөнәрләр үзләштерә.

"Демография" милли проекты үз эченә биш федераль проектны ала. Шуларның берсе – "Мәшгульлеккә булышу" проекты. Русия Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән бу проект халыкны эш урыннары белән тәэмин итеп, хезмәт хаклары алу мөмкинлеген бирә.

 

 

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

"Аркада" эшкә чакыра
"Аркада" эшкә чакыра
Автор:
Читайте нас: