+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь 2021, 09:53

Туризм республика үсешенә этәргеч булачак

    20 сентябрь конне республика Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән Хөкүмәт утырышында «Башкортстанның тау курортлары: "Урал риваяте" туристик-рекреация кластерын үстерү концепциясе каралды.   #национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Туризм республика үсешенә этәргеч булачак
Туризм республика үсешенә этәргеч булачак

20 сентябрь конне республика Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән Хөкүмәт утырышында «Башкортстанның тау курортлары: "Урал риваяте" туристик-рекреация кластерын үстерү концепциясе каралды.

- Эчке туризмны үстерү - ул үсеш ноктасы да, безгә чит илгә чыкмыйча үзебездә уңайлы ял итүне тәэмин итә торган юнәлеш тә. Безнең республика - Русиядә перспективалы төбәкләрнең берсе, һәм хаклы рәвештә Көньяк Уралның энҗе бөртеге булып санала, - дип билгеләп үтте республика Премьер-министры.

Ул, шулай ук, республикада туристлык хезмәтләре базарының көндәшлелек сәләтен арттыру максатыннан сигез туристик-рекреацион кластер булдырылуын искәртте.

Аларның берсе - "Башкортстанның тау курортлары: Легенда Урала" дигәненең үсеш концепциясе турында Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова җентекләбрәк сөйләде. Ул концепцияне гамәлгә ашыру инвесторларга кластер территориясен алга этәрергә, шул рәвешле туризм объектларында эшкуарлык активлыгын тәэмин итеп, потенциаль финанслау чыганакларын җәлеп итәргә, төбәк һәм федераль программалар кысаларында кластер территориясендә барган үзгәрешләрне нигезләргә мөмкинлек бирәчәк, дип сөйләде.

Концепция түбәндәге бурычларны хәл итәргә тиеш: тау чаңгысы туризмын үстерү, яңа эш урыннары булдыру, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым кертемнәрен арттыру, рекреацион эшчәнлек максатларында аларны куллану өчен кластер территориясе янындагы урман кишәрлекләренә ихтыяҗны арттыру. Концепция кысаларында, туристларны җәлеп итү ноктасының берсе буларак, «Мраткино» гаилә курортын булдыру мәсьәләсе карала.

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында эшләнелгән концепция эчке һәм тышкы хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле яңа туристик продукт барлыкка килү өчен шартлар тудырыр дип планлаштырыла, шул рәвешле республиканың туристларны кабул итә торган районнарында ул социаль-икътисади үсешне дә тәэмин ителәчәк.

 

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Туризм республика үсешенә этәргеч булачак
Туризм республика үсешенә этәргеч булачак
Автор:
Читайте нас: