+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 сентябрь 2021, 09:42

Фестиваль үтәчәк

25 сентябрьдә «Театраль Идел буе» дип аталган балалар һәм яшьләр театраль коллективлары фестиваленең төбәк этабы старт алды.     #национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Фестиваль үтәчәк
Фестиваль үтәчәк

25 сентябрьдә «Театраль Идел буе» дип аталган балалар һәм яшьләр театраль коллективлары фестиваленең төбәк этабы старт алды.

Төбәк этабы – 2021 елның сентябрь-декабрь айларында узачак. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча һәр төбәктә төбәк җиҗүчеләре ике номинациядә билгеләнәчәк (яшьләр һәм балалар театрлары).

Округ этабы исә 2022 елның гыйнвар-февраль айларында узачак. Җиңүчеләрнең видеоверсияләре фестиваль сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак. Эксперт жюри тавыш бирүләре үткәреләчәк.

Финал-этап 2022 елның март-апрель айларында була. Тавыш бирү нәтиҗәләре һәм бүләкләүләр видеотрансляция буенча туры эфирда күрсәтеләчәк.

«Мәдәният» милли проекты кысаларында Башкортстанда яшьләр һәм балалар театрларын, яшь талантларны үстерүгә зур игътибар бүленә. Шуның гүзәл нәтиҗәсе булып безнең коллективларның зур бәйгеләрдә дәрәҗәле урыннар алуы тора. «Театраль Идел буе» фестивалендә дә безнекеләр сынатмас дип ышанабыз.

 

Фото: mktrm.ru/images

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан
Фестиваль үтәчәк
Фестиваль үтәчәк
Автор:
Читайте нас: