Хәзер Уфада һәм Стәрлетамак агломерациясендә урнашкан шулкадәр объектка туристларны яхшы юллар илтә.
Ремонт “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектына ярашлы башкарылган. Юл өлешләренең озынлыгы – 13 км.
Мисал өчен, Уфадагы Крестовоздвиженский гыйбадәтханәсенә, Ишембайда тәүге башкорт нефтен ачучыларга багышланган монументка, Стәрлетамакта А.Гайдарның йорт-музее һәм тарихи-крайны өйрәнү музеена илтүсе юлларны тәртипкә китергәннәр.
Юл хезмәтләре яңа асфальт-бетон каплама түшәгәннәр, юл читләрен ныгытканнар, разметка төшергәннәр.
“Уңайлы юллар туристларга Башкортстанның төрле почмакларында урнашкан истәлекле урыннарына тиз барып җитәргә мөмкинлек бирә”, – ди БРның ранспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Чыганак: bashinform.ru
#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин