+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 октябрь 2021, 10:13

Киләчәк - йөрәктә!

Ул урам сәнгатен, яшь рәссамнарның иҗатын үстерүгә һәм уңайлы заманча шәһәр мохите булдыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә һәм сәнгатьчә бизәүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Киләчәк - йөрәктә!
Киләчәк - йөрәктә!

Икенче ел рәттән Нефтекама шәһәре «ФормАрт» Идел буе федераль округының "Стрит-арт" фестивалендә катнаша.

 
Ул урам сәнгатен, яшь рәссамнарның иҗатын үстерүгә һәм уңайлы заманча шәһәр мохите булдыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә һәм сәнгатьчә бизәүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Быел фестивальнең төп темасы - «Киләчәккә караш». "ФормАрт" яшь рәссамнар өчен яхшы старт бирә. Фестивальдә катнашу - барыннан да элек, тәҗрибә уртаклашу, яңа кызыклы танышулар һәм портфолиода күләмле эш. Уфадан яшь рәссам Ләйсән Билалова, шәһәр Яшьләр сарае бинасы фасадында «Киләчәк – йөрәктә» дигән исем астында үз эшен сурәтләде.

Эшне тормышка ашыруда Нефтекама шәһәр округының «Мәдәният» гомумдәүләт проектының мәдәният волонтерлары актив катнашты. Октябрьдә фестивальнең финал этабы узачак. Җиңүче җәмәгатьчелек тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Фото: Алина Мадешина.
Киләчәк - йөрәктә!
Киләчәк - йөрәктә!
Автор:
Читайте нас: