-26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 октябрь 2021, 09:19

Агыйдел күпере, чуенмы әллә чылтырый...

Агыйдел елгасы аша салынган яңа күпер буенча транспорт хәрәкәтен октябрь азагында эшләтеп җибәрү планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә.       #национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Агыйдел күпере, чуенмы әллә чылтырый...
Агыйдел күпере, чуенмы әллә чылтырый...

Уфада «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән яңа күпер сафка кертеләчәк.

Агыйдел елгасы аша салынган яңа күпер буенча транспорт хәрәкәтен октябрь азагында эшләтеп җибәрү планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә.

Объектның гомум озынлыгы 688 метр тәшкил итә.

"Якын арада күпердә асфальт-бетон җәюгә керешәчәкбез. Шулай ук подрядчы оешмалар - "Уфагорсвет", "Трест БСНС", "Башкиравтодор" белән бергә күперне файдалануга тапшыру буенча эшләр алып барабыз", – дип сөйләделәр "Уралмостострой"да.

Төзүчеләр хәзер пролет корылмасын буяу, култыксалар һәм барьер коймалар урнаштыру, яктырту, видеокүзәтү системасы урнаштыру белән шөгыльләнә.

«Бөтен төзелеш барышында күпер төзүчеләр гамәлдәге 1956 һәм 1993 елларда төзелгән ике күпер арасында, транспорт хәрәкәтен япмыйча, кысынкы шартларда эшләде. Эшләр тәмамланганнан соң, хәрәкәтне яңа төзелгән өч полосалы күпергә күчерү күздә тотыла. Иске күпер реконструкциягә ябылачак. Яңа күпер корылмасы буенча шәһәрдән чыгу ягына берьяклы хәрәкәт оештырылачак", - дип өстәделәр мэриядә.

Фото: bashinform.ru
 
Агыйдел күпере, чуенмы әллә чылтырый...
Агыйдел күпере, чуенмы әллә чылтырый...
Автор:
Читайте нас в