+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 октябрь 2021, 09:56

Башкортстанда QR кодлы агачлар утырттылар

Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев хәбәр итте.

Алан Марзаев «Яшел Башкортстан» акциясе йомгаклары турында сөйләде, ул республикада елга ике тапкыр үткәрелә һәм «Экология» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда ярдәм итә.

Быел көзге акция 25 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр республиканың барлык муниципалитетларында узды. Чарада Башкортстанның 48 меңнән артык кешесе катнашты, 8,5 мең зур агач һәм 69 мең агач һәм куак үсентесе утыртылды.
Һәр агачта махсус QR кодлы мәгълүмат табличкасы урнаштырылган, аның ярдәмендә аллея исеме, агач төре, аның тасвирламасы, шулай ук агачны кемнең утыртуы хакында мәгълүмат бар.

- Акция туганнар турында истәлек сакларга, яшь буынга табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә, - дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе.

Шул ук вакытта Башкортстан Башлыгына министр доклады ошамады, Радий Хәбиров ведомство эшен тәнкыйтьләде һәм Алан Марзаевка эше өчен “икеле” куйды.

- Күпме агач утыртулары турында гына отчет бирү кирәк түгел. Без дүрт төркемгә бүлешергә килештек. Беренчесе -аллеялар, икенчесе - ишегалларын яшелләндерү, өченчесе - буш территорияләрне төзекләндерү, дүртенчесе - дәүләт урман фонды урыннарында вак үсентеләр, - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.

Фото: https://mgazeta.com/

Башкортстанда QR кодлы агачлар утырттылар
Башкортстанда QR кодлы агачлар утырттылар
Автор:
Читайте нас: