0 °С
Болытлы
Ярышта сайлап алу ярышлары җиңүчеләре катнашты. “Демография” милли проекты кысаларында эшләп килүче “Спорт – яшәү нормасы” дип аталган федераль проектның төп бурычы – даими спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүче кешеләрне дәртләндерү, аларга канатлар кую.
-Ярышларда Дүртөйле районыннан ике ат – ”Горшков” ис.токымчылык җәмгыятенең “Млечный путь” исемле аты һәм “Аргамак”ның “Дуфон” кушаматлы аты катнашты,- дип хәбәр итәләр безгә Дүртөйледән.
Менә шушы атлар районга җиңү китерә дә инде: “Млечный путь” өченче урынга чыкса, “Дуфон” финалның кубогын яулауга ирешә.