+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 ноябрь 2021, 08:58

Республикада гомумдәүләт проектына ярашлы бихисап эшләр башкарыла.

"Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында гомум озынлыгы 350 километр булган 237 объектта эшләр башкару планлаштырыла.

Республикада гомумдәүләт проектына ярашлы бихисап эшләр башкарыла.
Республикада гомумдәүләт проектына ярашлы бихисап эшләр башкарыла.
Агымдагы елда Стәрлетамакта гомум озынлыгы 12 километр булган 13 автомобиль юлы ремонтланган.

"Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында гомум озынлыгы 350 километр булган 237 объектта эшләр башкару планлаштырыла. Аларның 225 километры — төбәк һәм муниципальара юлларда, 93 километры — Уфа шәһәре һәм Уфа, Благовещен, Иглин, Кырмыскалы, Кушнаренко, Чишмә районнарында, 38 километры – Стәрлетамак, Салават һәм Ишембай шәһәрләре, шулай ук Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында", — дип ачыклык кертте төбәкнең транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Стәрлетамакта “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында 21 миллион сумнан артык акчаны экономияләүгә ирешкәннәр. Бу акчалар 41 яңа светофор урнаштыруга һәм шәһәрнең 9 юл чатында җәяүлеләр кичүен өстәмә яктырту өчен тотынылачак.

Шулай ук экономияләнгән чаралардан Октябрь проспекты буенча Коммунистик урамга кадәр юлны ремонтлауга да акча бүлеп бирелгән. Подрядчы оешма, шулай ук, Тынычлык һәм Богдан Хмельницкий урамнары киселешендәге светофорны алыштырачак.
 
Фото: srk.nationalpriority.ru
 
Республикада гомумдәүләт проектына ярашлы бихисап эшләр башкарыла.
Республикада гомумдәүләт проектына ярашлы бихисап эшләр башкарыла.
Автор:
Читайте нас: