+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 ноябрь 2021, 09:11

Уфада яңа күпер ачылды!

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Агыйдел аша салынган яңа күпер буенча хәрәкәткә старт бирде.

Уфада яңа күпер ачылды!
Уфада яңа күпер ачылды!

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Агыйдел аша салынган яңа күпер буенча хәрәкәткә старт бирде.

Ул "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында төзелде. Күпер корылмасы төзелешенә 3,43 миллиард сум тотынылган. Шуларның 1,9 миллиард сумы - федераль бюджет акчалары, республика бюджеты – 1,4 миллиард сум, 100 миллион сумны шәһәр бюджеты биргән.

Воровский урамы чатында төзелгән күпер уникаль булып тора. Аны төзү гамәлдәге ике күпердә хәрәкәтне япмыйча кысык шартларда барды. Аның гомум озынлыгы 688,8 метр тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, яңа күпер төзелешенә беренче таш 2019 елның 8 июлендә салынган иде.

- Бүген мин бик кыска вакыт эчендә техник яктан катлаулы объект төзегән төзүчеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Һава шартларының нинди булуына да карамастан, сез бер дә тукталып тормыйча эшләдегез. Күпер кысык һәм авыр шартларда, гамәлдәге ике күпердә хәрәкәтне туктатмыйча төзелде. Һәм бу - проектның уникальлеге. Рәхмәт сезгә, Павел Семенович, һәм сезнең дустанә, югары профессиональ командагызга!

Яңа күперне без "Хәвефсез һәм cыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында федераль финанслау ярдәмендә тергездек. Уфа күперләре бик кирәк. Алга таба да бу юнәлештә эшләячәкбез, яңа күперләр төзиячәкбез, гамәлдәгеләрен тәртипкә китерәчәкбез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Бүгенге көндә Уфа - Аэропорт автомобиль юлы буйлап көньяк юнәлештәге транспорт агымы Уфаның үзәк өлеше территориясенә үтеп керә торган автомобильләрнең гомум санының 49 процентын алып тора һәм хәрәкәт итүнең 8 полосасы буенча тәүлегенә 161 мең автомобиль тәшкил итә. Яңа күпер буенча хәрәкәтне ачу шәһәрдән чыгуга өстәмә өч хәрәкәт полосасы өстәячәк. Әмма 2022-24 елларда 1956 елда төзелгән арка күперенә капиталь ремонт ясау планлаштырылу сәбәпле, хәрәкәт полосаларының суммар саны 2024 елга кадәр 9 полоса тәшкил итәчәк.

Фото: Динар Кәлимуллин
 
 
Уфада яңа күпер ачылды!
Уфада яңа күпер ачылды!
Автор:
Читайте нас: