+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 ноябрь 2021, 11:35

Туристларның яраткан ял урынына әйләнсен!

Гафури районында заманча экокомплекс барлыкка киләчәк.

Туристларның яраткан ял урынына әйләнсен!
Туристларның яраткан ял урынына әйләнсен!

Гафури районында заманча экокомплекс барлыкка киләчәк.

“Шишки" экокомплексы Красноусольск авылы үзәгендә "Юность" мәдәният һәм ял паркы янындагы аерым территориядә урнашкан. Анда ял һәм эшлекле сәфәрләр вакытында туристларны уңайлы урнаштыру өчен кунак йортлары булдырылачак. Бу — 2020 елда “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проектына ярашлы, субсидияләр бирүгә юнәлтелгән Туризм буенча федераль агентлык конкурсында җиңүчеләр исемлегенә кергән төбәк проектларының берсе.

Аның архитектура нигезендә — дүрт-сигез кешелек кунак йортлары рәвешендә ел әйләнәсенә эшләячәк заманча модульле конструкцияләр. Шулай ук экокомплекс территориясендә 50 кешегә кадәр чара үткәрү өчен исәпләнгән конференцияләр залы, мини-хостел, 2 мунча, сувенир лавкасы, гриль-йорт урнашкан. Моннан тыш, без яңа маршрутлар эшләргә, сәламәтлек һәм экология темасына чаралар үткәрү юлы белән сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга планлаштырабыз, — дип белдерә проектның инициаторы Анна Ларина.

Туристларны ел әйләнәсендә урнаштыруга исәпләнгән экокомплекс 2,97 миллион сум күләмендә грант алган, шулай ук эшкуарлар төзелешкә 2 миллион сумнан артык акча керткән.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

 

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Туристларның яраткан ял урынына әйләнсен!
Туристларның яраткан ял урынына әйләнсен!
Автор:
Читайте нас: