-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь 2021, 09:22

"Доброшкола" Башкортстанда да эшли

«Доброшкола» проекты нигезендә ике мәктәптә мөмкинлекләре чикле балалар өчен шартлар тудырылды.

"Доброшкола" Башкортстанда да эшли
"Доброшкола" Башкортстанда да эшли

«Доброшкола» проекты нигезендә ике мәктәптә мөмкинлекләре чикле балалар өчен шартлар тудырылды.

Башкортстанда «Доброшкола» проекты гамәлгә ашырыла башлады.

«Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында «Заманча мәктәп» проекты - коррекцион мәктәпләрнең инфраструктурасын яңарту юлы белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен заманча шартлар тудыруга бәйле.

2021-22 уку елының беренче чирегендә республиканың ике коррекцион белем бирү оешмасыннан 425 укучы «Доброшкола»да укый башлаган.

«Доброшкола» проекты ярдәмендә Белорет коррекцион мәктәбе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен һәм 25нче Стәрлетамак коррекцион мәктәбенең матди-техник базасы яңартылды, заманча интерьер булдыру өчен сыйныфлар һәм остаханәләр ремонтланды.

«Башкортстан Республикасында мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан капиталь ремонтка 8 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу мәктәпләрнең фасадын яңартуга булышлык иткән.

Фото: gtrk.tv

 


#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан
"Доброшкола" Башкортстанда да эшли
"Доброшкола" Башкортстанда да эшли
Автор:
Читайте нас: