+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь 2021, 08:56

"Башавтотранс" автобусларга техник хезмәт күрсәтүне өч тапкыр кыскартты

"Башавтотранс" предприятиесе "ВекторНекст" маркалы автобусларга техник хезмәт күрсәтү процессын өч тапкыр тизләтте. Бу "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектында катнашу нәтиҗәсендә мөмкин булды.

- Гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләрнең төбәк үзәге предприятиеләргә җитештерү процессын җайга салырга һәм хезмәткәрләрне сакчыл җитештерү методикасы буенча өйрәтергә ярдәм итә. Болар барысы да җитештерүнең нәтиҗәлелеген, шулай ук чыгарыла торган продукциянең сыйфатын һәм көндәшлек сәләтен арттырырга мөмкинлек бирә. «Башавтотранс»ның ярты ел әлеге үзәк белән бу процесста катнашуы нәтиҗәсендә «ВекторНекст» маркалы автобусларга техник хезмәт күрсәтү өчен кирәкле вакытны киметүгә ирешелде, - дип билгеләп үтте икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елгы май указы нигезендә расланды һәм илдә хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга 5 процентка арттыру өчен шартлар тудырырга тиеш.

Фото: bashinform.ru

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан
"Башавтотранс" автобусларга техник хезмәт күрсәтүне өч тапкыр кыскартты
"Башавтотранс" автобусларга техник хезмәт күрсәтүне өч тапкыр кыскартты
Автор:
Читайте нас: