Конкурс комиссиясенә, республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы вәкилләреннән тыш, «Яшел Башкортстан» җәмгыяте активистлары, Башкортстан Яшьләр хөкүмәте әгъзалары, әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге җәмәгать инспекторлары һәм журналистлар керде.
Җиңүчеләр арасында Хайбулла районының Үрнәк авылында урнашкан «Акбурт» чишмәсе дә бар. Шушы көннәрдә әлеге чишмәне төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Шифалы суы белән танылган чишмә территориясе яңа төсләргә буялды, койма коелды, эскәмияләр һәм беседкалар төзелде.
Урындагы халык чишмәнең экологик туризмны җәлеп итә торган урынга әйләнер дип өметләнә.
Фото: https://bash.news/
#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан