+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь 2021, 08:40

Юллар имин булсын!

"Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомудәүләт проекты кысаларында, Уфа янында федераль трассада җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе урнаштырылды.

Юллар имин булсын!
Юллар имин булсын!

"Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомудәүләт проекты кысаларында, Уфа янында федераль трассада җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе урнаштырылды.

Модульле конструкция «Урал» М-5 федераль трассасының 1448нче чакрымында Уптино, Авдон авыллары һәм Уфа районындагы бакчачылык ширкәтләре янында урнашкан.

Күпер астындагы биеклеге - 5,5 метр, озынлыгы - 46 метр, үтү киңлеге – 2,25 метр, җәяүлеләрне явым-төшемнән һәм тавыштан саклаучы монолит поликарбонаттан якты үтәкүренмәле каплама урнаштырылган, ә конструкция эчендә тәүлекнең караңгы вакытында стационар электр уты янып торачак.

Хәрәкәт итү мөмкинлегенә аерым игътибар бирелде: җәяүлеләр чыгу урыннары пандуслар һәм лифтлар белән җиһазландырылды. Подъемникларда видеокүзәтү һәм диспетчерлык хезмәте белән элемтә урнаштырылган. Шулай ук подрядчы оешма тарафыннан якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды.

Модульле конструкция җәяүлеләр катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калырга, хәвефсезлекне, шулай ук әлеге участокта транспортның тоткарлыксыз йөрүен тәэмин итәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елда мондый җир өсте конструкцияләрен урнаштыру 1439нчы чакрымда һәм шул ук трассаның 1446нчы чакрымында Узтамак янында планлаштырылган.

Фото: mintrans.novreg.ru

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Юллар имин булсын!
Юллар имин булсын!
Автор:
Читайте нас: