Тулаем җыемның 75 проценты туры килә торган лидер төбәкләргә Башкортстан Республикасы, Алтай крае, Курск, Воронеж һәм Орел өлкәләре керә. Гомумән алганда, карабодай Русиянең 49 субъектында игелә. Федераль аграр ведомствода хәзерге вакытта Русиядә бу культураны җитештерү эчке базар ихтыяҗларын тулысынча каплый, дип ассызыклыйлар.
Башкортстан аграрийлары быел, корылыкка карамастан, карабодай уңышын мул җыеп алды. Агымдагы елда ярма культурасы үстерелгән 48 мең гектардан төбәкнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 35 мең тоннадан артык карабодай ашлыгы суктырды.
Бу - ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырган "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектының гамәлгә республикада нәтиҗәле ашырылуының бер дәлиле.
Фото:agriculture.bashkortostan.ru